Мәскәүдә пассажир автобус йөртүчесенә аткан

Мәскәүдә маршрут автобусында, әрләшкәннән соң бер пассажир йөртүчегә мылтыктан аткан. Дагыстаннан булган 29 яшьлек егетне күкрәк һәм муен ярасы белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, 28 яшьлек беркайда да эшләмәүче мәскәүле, автобус йөртүчесенә “Оса” мылтыгыннан 3 тапкыр аткан. Тәртип бозучы милиция хезмәткәрләре тарафыннан тотылган.