Кундуз шәһәрендәге шартлауда кимендә 90 кеше үлде

Әфганстанның Кундуз шәһәрендә ягулык тутырылган ике цистернаны бомбалау сәбәпле шартлау булды. Кимендә 90 кешенең һәлак булуы билгеле.

Кундуз хакимияте башлыгы сүзләренчә, әлеге цистерналар хакимияткә каршы сугышкан бер кораллы төркем тарафыннан урланган булган. Һөҗүмне НАТО очкычлары ясаган дип хәбәр ителә.

Һәлакәт шаһитләре, һөҗүм машина янына бензин алу өчен халыкның күпләп җыелган чагында ясалды дип белдерә.