Пакстан гаскәре 43 гыйсьянчыны үтерде

Пакстанның көнбатышында барган хәрби чаралар вакытында Пакстан гаскәре 43 гыйсьянчыны үтерде. Франция хәбәр агентлыгы иминлек саклау көчләреннән алган мәгълүматка таянып биргән хәбәрендә, хөкүмәт көчләренең Ләшкәри гыйсьянчы төркеме базасына һөҗүм итүен белдерде. База урнашкан Хәйбәр шәһәре Әфганстан белән чиктәш. Әлеге шәһәрдә 28 августта полиция бинасында булган һөҗүмдә 22 полиция үлгән иде.