Һиндстанда автобус таудан төшеп 20 кеше һәлак булган

Һиндстанда автобус таудан төшеп китү сәбәпле кимендә 20 кеше һәлак булган, 25е җәрәхәтләнгән.

Һәлакәт Кашмир өлкәсенең Дода районында булган. Белгечләр сүзләренчә, биредә юлның сыйфаты начар булуы сәбәпле юл казалары еш була. Июнь аенда бу җирдә автобус таудан төшеп 26 кеше үлгән иде.