Уго Чавесның Русиягә сәфәре башланды

Чәршәмбе Венесуэлла президенты Уго Чавесның Русиягә сәфәре башланды. Мәскәүдә ул президент Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин белән очрашыр дип көтелә.

Русия фәннәр академиясенең Латин Америкасы илләре институты хезмәткәре Эмиль Бабагян фикеренчә, Уго Чавес Русиядән күпләп танклар һәм су асты көймәләрен сатып алырга мөмкин.

Бүген Русия белән Венесуэлла арасындагы корал сатып алу буенча килешүләр 5 миллиард доллар дип бәяләнә.