Ачык микрофон: Сез күбрәк телевизор карыйсызмы, әллә интернетта утырасызмы?

Казанда яшьләр интернетны хуп күрә. Челтәр аша алар мәгъүмат та таба, дуслары белән дә аралаша, төрле уеннар да уйный.
- Мин күбрәк интернетта утырам. Кирәк мәгълүматны интернеттан эзләп табам. Телевизордан Казан хәбәрләрен генә карыйм.

- Интернетта күбрәк утырам. Анда телевизор да карый аласың, уеннар да уйный аласың. “Зомби” һәм “Гонки” уеннарын яратып уйныйм.

- Без Казан дәүләт университетында укыйбыз, тулай торакта яшибез. Бездә интернет бушка. Себердә дусларым бар. Алар белән мин “Вконтакте” дигән сәхифә аша аралашам.

- Без күбрәк телевизор карыйбыз. “Яшьләр тукталышы” тапшыруы, “Кәеф ничек?”, “Син минеке - мин синеке” кебек тапшыруларны. ТНВ каналының сериалларны татарчага тәрҗемә итүләре бик уңышлы түгел. Татарча сериалларны үзләре төшерсеннәр иде. Дәрескә әзерләнгәндә интернеттан файдаланабыз. Ләкин татарча мәгълүматны интернеттан табу аеруча кыен.

- Минем бүлмәмдә телевизор юк. Тулай торакта яшим. Күбрәк интернетта утырабыз.

- Мин яшәгән тулай торакта телевизор да юк, интернет та юк. Радио гына тыңлыйм.

- Телефоннан интернетка чыгам. Анда кызлар, егетләр белән “Вконтакте”та сөйләшеп утырабыз. Интернет килде- китте уеннар, төрле музыка белән тулган.

- Җәй көннәрендә сугыш, атыш турындагы һәм могҗизалар күрсәтелгән кинофильмнар карадым. Хәзер телевизордан гаилә белән “Җырлыйк әле” тапшыруын бик яратып карыйбыз. Укуда төрле рефератлар язар өчен интернетка керәм.