Татарстан Төркмәнстанга яңа вәкил билгеләде

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән Камил Галиев Төркмәнстанда Татарстан республикасы вәкиле итеп билгеләнде. Карарга 5 сентябрьдә кул куелган.

Моңа кадәр Галиев Һиндстанның Мумбай шәһәрендә Русия сәүдә вәкилчелегендә бүлек җитәкчесе булып эшләгән.