Иран белән атом сөйләшүләре октябрьдә башлана

Иранны атом програмыннан баш тартырга күндерергә тырышучы 6 ил белән Тәһран арасында сөйләшүләр октябрь башында яңартылачак.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы өлкән вәкиле Һавиер Солана идарәсе аның 1 октябрьдә Иранның атом сөйләшүләрендәге югары вәкиле Сәит Җәлили белән очрашачагын раслады.

Сөйләшүләрнең кайда үтәчәге әле билгеле түгел.

Солана Иран белән БМО Иминлек Шурасындагы 5 даими вәкил АКШ, Британия, Франция, Русия, Кытай, шулай ук Германия исеменнән сөйләшәчәк.

Кушма Штатлар, әгәр дә Иран сентябрь ахырына кадәр сөйләшүләргә керешмәсә, аңа каршы тагын кырысрак чикләүләр белән янаган иде.