Дагыстанда милиция белән атышта 3 кеше үтерелде

Дагыстанда якшәмбе көнне милиция белән атышта 3 кеше үтерелде.

Интерфакс хәбәр итүенчә, атыш Дагыстанның көньягындагы Дербент төбәгендә машина юлында булган.

Үтерелгәннәр гыйсъянчы төркем әгъзалары диелә.