Белорет тикшерү изоляторында фетнә

Белорет шәһәренең тикшерү изоляторындагы өч камерада ятучы 24 кеше диварларга, ишекләргә сугып тавыш чыгарганнар һәм башкаларны да кушылырга чакырганнар.

Алар төрмә җитәкчелегеннән туганнарыннан алган әйберләрне тикшермәүне, төрмә тәртипләрен үзгәртүне таләп итә. Фетнә туктатылган, аларга башка камерадагылар кушылмаган.