Русия халкының 60 проценты ришвәт бирә

Фикер белешү нәтиҗәләре Русия халкының 60 проценты ришвәт биргәнлеген күрсәтә.

Profi Online Research исемле базарны өйрәнү ширкәте август аенда үткәргән тикшеренүгә караганда, фикер белешүдә катнашканнарның 70 проценты, максатка ирешүнең гаделрәк юллары булса, ришвәт бирүдән баш тартырга әзер булуын белдергән.

Фикер белешүдә катнашканнар фикеренчә, иң коррупциясел катлам дәүләт хезмәткәрләре, милиция һәм юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре.

Икенче урында канун чыгаручылар һәм хакимнәр.

Өченче урында фән һәм мәгариф хезмәткәрләре.

Русия эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, быел уртача ришвәт күләме былтыргы белән чагыштырганда 3 мәртәбә артып 27 мең сумга җиткән.