Нефтекамада бер төндә 4 машина яндырылган

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә машиналар яндыручыларны эзлиләр.

14 сентябрь төнендә башта Төзүчеләр урамында 2 машина, бер сәгатьтән Җиңү урамында тагын 2 машина яндырылган.

Янучы машиналар сүндерелсә дә, аларга зур зыян килгән.