Германиядә мәктәпкә һөҗүмдә 10 кеше яраланды

Германиядә полициясе мәктәпкә һөҗүм итеп 10 кешене яралаган берәүне кулга алды.

Яраланучыларның өчесе авыр хәлдә.

Һөҗүм итүче күптән түгел генә шул мәктәпне тәмамлаган 18 яшьлек кеше.

Вакыйга Бавариянең Ансбах шәһәрендә булган.

Һөҗүм итүче мәктәпкә яна торган сыекча салынган шешә аткан диелә