Европа күзәтүчеләре Грузия чикләрендәге контрольне көчәйтте

Европа Берлеге вәкилчелегендә радио хәбәрчесенә, 22 сентябрьдән Көньяк Осетия һәм Абхазиянең чикләре буенда урнашкан күзәтүчеләрнең тикшерү чараларын көчәйтү хәбәрен раслаганнар.

Күзәтүчеләрнең җитәкчесе Ханс Иорг Хабер, контролне арттыру гамәлен үткән елның августында булган сугышның сәбәпләре турында халыкара комиссиясенең хисабы басылуы белән бәйли. Бу комиссияне дипломат Хайди Тальявини җитәкли. Аны "Дөреслек комиссиясе" дип атыйлар.

Киләсе атнада киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк шушы документ хәрби низаг булган җирләрдә киеренкелеккә китерергә мөмкин, дип фаразлый хисапның авторлары.