Украина президенты Виктор Ющенко илнең НАТОга керүенә ышаныч белән карый. Бу хакта ул Нью-Йоркта, БМО Гомум Мәҗлесенә килгәч белдерде.
Ющенко илнең НАТОга керүе аны Русиянең мөмкин тыкшынуыннан саклый алачак һәм бәйсезлекнең гарантиясе булачак, дип белдерде.
Буген Украина халкының 33% илнең Төньяк Альянска кушылу теләген хуплый. Ющенко, халык арасында бу гамәлне яклаучылар арта бара дип белдерде.
Илдәге халыкның 5% гына Ющенконың яңадан президент булып сайланунын теләсә дә, ул барыбер җиңүгә өметләнә.