Русиядә исламга багышланган канал ачылырга мөмкин

Русиядә исламга багышланган телевидение каналы ачылырга мөмкин. Русия мөселманнары бу хакта Русия җитәкчеләренә мөрәҗәгать итмәкче.

Алар “Русия һәм ислам дөньясы: хезмәттәшлек һәм тотрыклылык" дигән конференциядә бу мәсьәләне күтәрергә җыена.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, ислам телеканалы Русия халкына исламның әхлаки һәм рухи кыйммәтләре белән танышырга ярдәм итәчәк, дип саный.