Әфганстанда 12 җирле кеше һәлак булды

Әфганстандагы шартлауларда тыныч халыктан 12 кеше һәлак булды. Алар арасында хатын-кызлар һәм балалар да булган.

Шартлаулар Кандаһар һәм Фарах вилаятләрендә булды. Анда юл чатларында салынган бомбалар шартлады, дип хәбәр ителә.

Хакимиятләр бу ике шартлауда җаваплылык Талибан өстендә ята, дип белдерә.