Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме

Керәшеннәрдә Питрау мәҗүси бәйрәм Чәчәк бәйрәменә туры китереп үткәрелә. Бу көнне 41 төрле чәчәк җыярга киңәш ителә - Бәйрәмдә әле дә мәҗүси гадәтләр сакланып калган

70 чакрым җирдән килдек без! Бер күрешер өчен килдек без! - Питрау бәйрәме районның 5 авылыннан (Янсуар, Көлкәмәр, Кәвәл, Кибәч һәм Керәшен Сәрдәсенең "Чулпы" халык ансамбле) килгән фольклор ансамбльләрнең түгәрәк буйлап әйләнүдән башланды. Бу гадәтне мәҗүсилекнең кояш тирәли әйләнү йоласыннан калган диләр

Питрауның ипи-тозын авыз итегез!

Керәшеннәрдә Питрауга бәйле бик ышанулар, ырымнар, әйтемнәр бар. - Мәсәлән, "Питрау үткәч, кошлар да сайрамый", "Пирау үтте - җәй бетте" һ.б.

Питрау бәйрәмендә каен себеркесе сату йоласы бар - 12 июль - Питрау көнне җыелган каен себеркесе бик шифалы диләр. Кибәчләр себеркеләрен 2100 сумга сатты

Бәйрәмгә районның һәр авылыннан килгән иделәр. Монда керәшене дә, мөселманы да җыелды

Кызлар әбиләренең сандык төпләрендә яткан борынгы киемнәрен елга бер генә кия

"Питрауларда мунча керү борынгылардан калган" дип җырлап мактадылар себеркеләрне

Ак калфакның кагылган чагы, туганнарның сагынган чагы

Кәеф-сафа корыр өчен мөмкинлек һәр җирдә бар инде

Мунчачылар себерке сатарга әзерләнә. Кулда себерке, чүмеч, таз

Питрау бәйрәменә тәкыя үрү гадәте әле дә саклана

Питрауның символы

Таң алдыннан гына ягып җибәреләсе учак - Халык Питрауны төнге Сабантуй ди тә атый. Чөнки бәйрәмне үткәрергә башта динчеләр, аннан коммунистлар каршы чыккан. Бәйрәм төнлә генә качып оештырылган

"Бердәм Русия" фиркасеннән башка булмый

Питрауда көрәштә батыр калучыга матай эләкте

Керәшен хатын-кызларының тамаксасы. Әлеге тамаксада XIX гасыр башы көмеш тәңкәләре бар

Питрауга һәр авыл кул эшләре үрнәкләрен алып килгән иде

Килгәннәрдән бирле карап торам: син икәнсең лә дөньлар көзгесе. Безнең ил сандугач сайрар җир лә

Узган елларда кызлар өчен "Питрау чибәре" бәйгесе үткәрелә иде. Быел "Уңган килен" ярышы оештырылды - Алар үзләре белән таныштырды, җырлап күрсәтте, үзләре пешергән милли ризык белән таныштырды

Питрау мәйданнарын мең урадым, сездәй асылларны ай күрмәдем