Молотов-Риббентроп килешүе сурәтләрдә

Риббентроп (сулда), Сталин һәм Молотов (уңда), Мәскәү, 23 август 1939 ел - 1939 елның 24 августына каршы төндә Германия тышкы эшләр министры Йоахим фон Риббентроп Мәскәү кирмәнендә Совет җитәкчесе Иосиф Сталин һәм тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов белән очраша. Таң атуга Һитлер Германиясе белән Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешү имзалана.

Вячеслав Молотов Германия белән Советлар Берлеге арасында һөҗүм итмәү турында килешү имзалый - Сталин өчен бу килешү Һитлер белән инде котылгысыз булып күренгән бәрелешкә әзерләнү өчен вакыт бирә. Һитлерга ул совет һөҗүменнән курыкмыйча “Польша мәсьәләсен” хәл итәргә юл ача.

Германия тышкы эшләр министры Йоахим фон Риббентроп килешүне имзалый - Һитлер Риббентроп турында мондый сүзләр әйтә: “Рейх тышкы эшләр министры, партиядәшебез Риббентроп исеме һәрвакыт Германия һәм алман халкының сәяси үсеше белән бәйле булачак.”

Мәскәүдән килешү имзалап кайткан Риббентропны Һитлер зурлап каршы ала. - Килешү имзалаганнан соң бер атна үтүгә, 1939 елның 1 сентябрендә алман гаскәрләре Польшага һөҗүм итә. Икенче дөнья сугышы башлана.

Совет һәм алман хәрбиләре Молотов-Риббентроп килешүендә каралган "солых сызыгында" - 1939 елның 17 сентябрендә Кызыл Армия Польшага керә. Ноябрьдә Финляндиягә һөҗүм итә. 1940 елның июнендә Сталин өч Балтик илендә совет тарафлы хөкүмәт урнаштыра.

Вячеслав Молотов 1940 елның ноябрендә Берлинда - Ярты ел үтүгә Һитлер, һөҗүм итмәү турындагы килешүне бозып, Советлар Берлегенә һөҗүм итә.