Беслан фаҗигасенә сигез ел

Беслан мәктәбендә корбан булган балалар мемориалы алдында бер ханым сыкрана. 

Русия хәрбиләре Беслан мәктәбе тирәсенә туплана. - Корбаннарның туганнары һәм исән калган тотыклар ул чактагы президент Владимир Путинның бу фаҗигагә җавабы һәм иминлек көчләренең һөҗүм вакытындагы гамәлләре уңаеннан күп сораулар куя. Күпләре рәсмиләрне Беслан турында хакыйкәтне яшерүдә гаепли.

Икенче көнгә 26 хатын-кыз һәм бала азат ителә. - Рәсми аңлатмага күрә, кан коешны сугышчылар мәктәп эчендә бомба шартлатып башлаган. Әммә Бесланда күпләр атышуларны федераль көчләр башлады дигән фикердә.

Беслан мәктәбеннән исән чыга алган тотыклар. - Берничә шаһит мәктәпнең танк утына тотылганын хәбәр итә. Бәйсез тикшерүчеләр бик начар башкарылган коткару операциясенә тәнкыйт белдерә.

Кулдан ясалган хәтер тактасында корбаннарның фотолары. - Парламент комиссиясе әгъзасы Юрий Савельев Беслан фаҗигасе турында хисап бәян итә. Бу хисапка күрә, бәрелешләр федералларның каршыдагы бинадан ут ачуыннан башланып китә.

Нурпаши Кулаев, тоткарланган бердән-бер тотык алучы, 2006 елның 26 маенда гөмерлек төрмәгә хөкем ителә. - Корбаннарның туганнары һәм исән калган тотыклар бер генә кешенең хөкем ителүе белән кәнәгать түгел. “Рәсмиләр Бесланны оныттырырга тели”, ди мәктәптә ике туганын югалткан Элла Панфилова.

Беслан кешеләре Кулаев эше тикшерелгән мәхкәмә бинасы янында протест белдерә. - “Минемчә, без Беслан фаҗигасе турында бар хакыйкәтьне беркайчан да белмәячәкбез, - ди Кавказ белгече Алексей Малашенко. - 2002 елдагы Дубровка фаҗигасе вакытында шикелле“.

Корбаннарның туганнары мәхкәмәдә ризасызлыгын белдерә. - Күпәр Бесландагы хәлләр турында рәсми аңлатмага ышанмый.

Корбан булган балаларның туганнары тотыклар утырган спортзал идәненә чәчәкләр сала. - Левада үзәге 2007 елда үткәргән фикер белешүгә күрә, рәсми аңлатмаларга халыкның 8% гына ышана.

Беслан фаҗигәсе корбаннарын искә алу дәвам итә. - AFP, epa һәм ИТАР-ТАСС фотолары