Төрки илләрнең Парламент Мәҗлесенә Татарстан да керергә мөмкин

Төрки дәүләтләрнең Парламент мәҗлесенә Татарстан да керергә мөмкин. 28-29 сентябрьдә Бакыда төрки дәүләтләрнең Парламент мәҗлесенең саммиты үтәчәк.

Оештыручылар сүзләренчә, анда 4 дәүләтнең парламент рәисләре җитәкчелегендәге төркемнәр катнашырга тиеш.
Алар - Азәрбайҗан, Төркия , Казакъстан, Кыргызстанның рәсми вәкилләре.

Азәрбайҗан Милли мәҗлесенең мәдәният мәсьәләләрен багучы комитеты рәисе Низами Җәфаров сүзләренчә, бу форумга Русиядәге кайбер төрки республиклар да чакырылырга мөмкин. Ул Татарстан Башкорстан, Якут һәм башка төрке телле республикаларны атады.