Португалия, Германиядә парламент сайлавы узды

Германия һәм Португалиядә бүген парламент сайлавы узды.

Германиядә 62 миллион 200 мең кеше тавыш бирү хокукына ия.

Хәзерге канцлер Ангела Меркельнең урта-уң христиан демократлар коалициясе тавышларның күпчелеген алып Меркель канцлер урынында калыр, дип фаразлана.

Хакимияттәге партия өчен алда торган иң зур проблема – Германиянең Әфганстандагы гаскәрләре. Бүгенге көндә Әфганстанда 4200ләп алман хәрбие бар. Германия җәмәгатьчелеге арасында аларны кире өйләренә кайтару өчен хакимиятләргә басым арта.

Ил буйлап иминлек ныгытылган. Соңгы ике атнада Әл-Каида һәм Талибан Германиягә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруны таләп итеп кисәтүләр ясады.

Португалиядә парламенттагы урыннар өчен 16 партия көрәште. Анда да хакимияттәге социалистлар күпчелек тавышларны алыр, дип көтелә.