Баңкокта климат үзгәрешләре турында сөйләшүләр үтә

Тайланд башкаласы Баңкокта 190-лап илнең вәкилләре климат үзгәрешләренә каршы көрәш өчен яңа халыкара килешү турында сөйләшүләрне башлап җибәрде.

Бу очрашу 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Яңа килешү дөньякүләм җылынуга китерә дип саналган япма газларын чыгаруны кайсы илнең күпмегә киметергә тиешлеген билгеләүче Кйото килешүенә алмашка киләчәк.

Яңа килешүнең тәгаен өлгесен әзерләү өчен төрле илләрнең табигый мөхитне сайлау министрлары декабрь аенда Дания башкаласы Копенһагенга җыела.

БМО сөйләшүләрнең артык акырын баруы һәм күп кенә мөһим мәсьәләләр турында килешү табылмавы турында кисәтте.

Узган атнада БМО һәм Зур егермелек саммитларында да яңа килешү турында сөйләшүләрдә тәрәккыятькә ирешелмәде.