Иран яңа атом корылмасын тикшерүне кабул итте

Ирандагы яңа атом корылмасын тикшерү мәсьәләсен сөйләшү өчен кичә Тәһранга килгән атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл Барадаи, Иран рәсмиләре белән сөйләшүләрнең уңай баруын әйтте. Барадаи, Иранның сер итеп сакланган яңа атом корылмасын тикшерү өчен идарә һәятенең Иранга керүенә рөхсәт ителәчәк дип белдерде.

Иран рәсмиләре белән булган килешүдән соң чыгыш ясаган әл Бәрадаи, тикшерү тарихын 25 октябрь буларак билгеләнүен әйтте.

Әл Бәрадаи шулай ук, 19 октябрьдә Венада булачак җыенда АКШ, Русия һәм Франция рәсмиләренең Тәһранга уранны читтә эшләү мөмкинчелеге турында тәкъдимнәр ясаячагын әйтте.