Бәгъдад һава аланына ягулык ташыган машина янды

Бәгъдад һава аланына ягулык алып барган машина янды. Нәтиҗәдә 5 сакчы яраланган. Һава аланы күзәтүчеләре казада машина йөртүчене гаепли таба. Йөртүче аш әзерләү өчен машина тирәсендә ут яккан булган.

Полиция исә машинага шартлаткыч урнаштырылган булуы турында фараз белдерә.