Үзәк Азиянең иң зур мәчете Таҗикстанда булачак

Таҗикстан башкаласы Дүшәмбедә Үзәк Азиядәге иң зур мәчет төзелеше башланды. Президент Эмомали Рахмон, мәчет “дошманлык һәм экстремизм тарату урыны түгел, кешеләрне берләштерү урыны булачак”, дип белдерде.

Төзелешкә акчаны Катар дәүләте биргән. Бер юлы мәчеттә 150 меңләп кеше намаз кыла алачак. Дин йорты 2014 елга төзелеп бетер, дип көтелә.

Моңарчы Үзәк Азиянең иң зур мәчете Ашгабадтагы Төркмәнбашы мәчете иде.