Русиягә журналистлар кертелми

“Чикләрне танымаган хәбәрчеләр” оешмасының ике журналистына “Новая газета” хәбәрчесе Анна Политковская истәлегенә багышланган матбугат очрашуына килергә рөхсәт бирелмәде.

Оешма Русия хакимиятләренең бу карарына борчылу белдерде.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә Мәскәүдә атып үтерелде.

Политковскаяның туганнары һәм гаиләсе аның үлемендә гаепле булганнар табылыр һәм җәза алыр, дип өметләнә.