Чиләбе телевидениесе мөфти белән әңгәмәне тапшырмады

Чиләбе телевидениесе өлкә мөфтие Вугар Акберов белән әңгәмәне эфирга бирмәгән. 4 октябрьдә аның белән яздырылган очрашуны журналистлар икенче көнгә тапшырачакларын әйткән булган.

Мөфти 24 сентябрь көнне Мәскәүдә узган “Русия һәм ислам дөньясы: тотрыклылык хакына хезмәттәшлек” җыены турында сөйләгән.

Мөфти үзе аның белән әңгәмәне эфирга бирмәүдә Чиләбе өлкәсенең матбугат һәм мәгълүмат чараларының иҗтимагый, дини һәм милли-мәдәни оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы Илья Аносов гаепле, дип саный.

Өлкә мөселманнары рәсмиләрне мөселманнарны “ике якка – Үзәк диния назарәте һәм Русиянең мөфтиләр шурасына караганнарга бүлүдә” гаепли.

Чиләбе өлкәсеннән Мәскәүдә узган җыенда мөфти Вугар Акберов һәм Көньяк Урал имамнары шурасы рщисе Габдулла Шәймарданов катнашты.