Русиядә 800 хәрби тәртип бозган өчен җәза алган

Русиядә быел 800 хәрби тәртип бозуда гаепләнеп җәзага тартылган. Бу хакта баш хәрби прокуратура идарәсе башлыгы генерал-майор Александр Никитин хәбәр итте. Шулай ук ул Русия хәрби көчләрендә “бабачылык” күренешенең 13% кимүен белдерде.

Ил буйлап хәрби комиссариатларда 60 кеше ришвәт алуда тотылып җәзаланган. 400 кеше хәрби хезмәттән качуда гаепләнгән. Генерал сүзләренә караганда, Русиядә хәрби хезмәттән качучылар саны кими.