Филиппинны су басты

Филиппинда дәвам иткән көчле яңгырлар һәм ташкыннар сәбәпле, 160лап кешенең афәттән һәлак булуы белдерелә. Ташкыннар Филиппинның төньягындагы таулык төбәкләрне үз тәэсиренә алды. 3/2 өлеше су астында калган Пангасиан вилаятендә, 30 меңнән артык кеше башка җиргә күчерелде.

Филиппин рәсмиләре элек үлгәннәр санын 91, ә югалганнар санын 32 дип белдергән иде.

Рәсмиләр шулай ук 26 сентябрь көнне Кетсанада булган көчле давыллар нәтиҗәсендә 337 кешенең үлүен хәбәр иткән иде.