Әрмән президенты футбол карарга Төркиягә бара

Әрмәнстан президенты Серж Саркисян чәршәмбе көнне Төркиягә барып футбол матчы караячагы турындагы хәбәрне раслады.

Узган шимбәдә 2 илнең тышкы эшләр министрлары үзара дипломатик мөнәсәбәтләрне яңарту һәм бер гасыр чамасы дәвам иткән дошманлыкны бетерү турында тарихи килешү имзалады.

Хәзер бу килешүнең ике ил парламентларында раслануы зарур.