"Себер" очучысы Германиядә исерек хәлдә тотылган

Русиянең транспорт прокуратурасы "Себер" һава ширкәтенең очышларда медицина тәэминатын тикшерә.

10 октябрьдә Германиядә әлеге ширкәт очучысы канында хәмер булу сәбәпле Франкфурт-Новосибирски очышыннан төшерелгән иде.

"Себер" шикрәте вәкилләре, аның очыш алдыннан исерек хәлдә булганлыгы расланса, очучыны эштән чыгару мөмкинлеген турында белдерә.

Очучы исә дару эчү сәбәпле шундый хәлдә булганлыгын әйтә.