Черкез базарының йөзләп элекке сәүдәгәре тоткарланды

Мәскәүдә Черкез базарының бер йөздән артык элекке сәүдәгәре тоткарланды.

Бу турыда Черкез базары һөнәр берлеге рәисе Леонид Развозжаев белдерде.

Пәнҗешәмбе базар урыны янына 500-ләп кеше җыелып эшкә чыгарга теләде.

Әмма хакимият аларны рөхсәтсез митинг оештыруда гаепләп тоткарлады.

Прокуратура анда 2 миллиард долларлык илгә рөхсәтсез кертелгән тавар тапканнан соң Черкез базары июнь аенда ябылды. 45 меңләп кеше эшсез калды.