Пакстанда шартлаудан 11 кеше үлде

Пакстанның төньяк-көнбатышында интихарчы бомбалы машина шартлатып кимендә 11 кешене үтерде.

Шартлау Пешавар шәһәрендәге полиция бинасы янында булды. Якындагы мәчеткә дә зыян килде.

Пәнҗешәмбе көнне илнең зурлыгы белән икенче шәһәре Лаһорда һәм төньяк-көнбатышта сугышчылар һөҗүмнәрендә 40-лап кеше һәлак булды.

Соңгы 2 атнада Пакстанда сугышчылар һөҗүмнәрендә барлыгы 150 дән артык кешенең гомере өзелде.