Уфада югары түрә ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынды

Идел буе-Урал хәрби бүлгесенең югары түрәсе ришвәт алуда гаепләнеп Уфада кулга алынды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бүлгенең фатирларны куллану бүлеге җитәкчесе фатирларны саклану министрлыгына күчерү турында документларны имзалау өчен 500 мең сум таләп иткән булган.

Әлеге түрәгә каршы җинаять эше ачылуы турында хәбәр ителә.