Гыйрак мәчетендә шартлаудан 11 кеше үлде

Гыйракның төньягындагы Талафар шәһәрендә сөнниләр мәчете эчендә интихарчы бомба шартлатып кимендә 11 кешене үтерде, 60-тан артык кешене яралады.

Хәбәрләргә караганда, җомга намазы вакытында интихарчы утлы коралдан аткан һәм билбавына беркетелгән бомбаны шартлаткан.

Гыйракта узган елдан башлап көч куллану кими бара. Әмма төньяктагы Мосул шәһәре тирәсендә һөҗүмнәр әле дә еш булып тора.