Иран һөҗүм өчен Пакстанны гаепли

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат илнең Инкыйлаб сакчылары көчләренә каршы якшәмбе булган һөҗүм өчен Пакстан иминлек көчләре хезмәткәрләрен гаепләп Исламабадны аларны кулга алырга өндәде.

Иранның көньяк-көнчыгышындагы Систан-Балучистан виләятендә ул һөҗүм нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Корбаннар арасында сакчыларның җитәкчелеге дә, тыныч халык та, җирле ыру башлыклары да бар.

Ыру башлыклары белән очрашу алдыннан булган һөҗүм өчен җаваплылыкны җирле Җундалла сөнни гыйсъянчылар төркеме үз өстенә алды.

Пакстан бу һөҗүмгә катнашы булуын кире кага.