Русиядә яңа телевидение каналы ачыла

Русиядә 26 ноябрьдән “Страна” исемле яңа федераль телевидение каналы эшли башлый.

“Страна” медиәтөркеме баш мудире Константин Колпаков әйтүенчә, бу телевидениедә бернинди яңалыклар тапшыруы да булмаячак, бары тик Русия һәм БДБ илләрендә төшерелгән иң яхшы документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтеләчәк.