Китап язам дип кибет басып буламы?

Булачак әсәрнең бер бите

Иҗатка илһамлану өчен кибеттән әйбер урлап тотылган кыз җәза белән килешмичә эшне югарырак мәхкәмәгә тапшырган. Әмма карар үз көчендә калган.
Казан югары уку йортларының берсендә укучы Марина исемле кыз (исеме үзгәртелде) әдәби әсәр язу өчен “Мега” сәүдә үзәгенә кереп чалбар һәм кыска чалбар урлап чыкканда тотыла. Бу хакта 116.ru интернет сәхифәсе хәбәр итә. Янәсе ул шул юл белән җинаятьче хисләрен кичереп карамакчы булган.

Казан шәһәре Совет районы җәмәгать казые (мировая судья) Рузалия Гәрәева әлеге кызга 5 мең сум штраф түләргә дигән карар чыгарган. Марина бу карар белән килешмәгәч эшне район мәхкәмәсенә җибәргәннәр. Үзен аклар өчен ул мәхкәмәгә кулъязмаларын да алып килгән булган. Район мәхкәмәсе дә җәзаны шул килеш калдырган.

Җәмәгать казые Рузалия Гәрәева, соңгы вакытта мәктәп балалары, студентлар арасында урлашу очраклары бик артты, әмма иҗат өчен дип яшереп әйбер алып чыкканнарын очратканыбыз юк иде, дип белдерә.

“Әлеге штрафны түләгән очракта ул 1 ел буе хөкемгә тартылучы булып йөриячәк. Аннан соң бу исем алына. Әмма мәгълүмат үзәгендә бу хакта барыбер калачак”, ди Гәрәева.

Марина үзе бу хакта мәгълүмат таралудан курка, мөгаен. Интернетта хәбәр булуны да ишетмәгән ул. “Радиога яки телевидениега мине иҗат кешесе буларак чакырыгыз, кыяфәтем дә бик матур, тапшырулар да алып бара алам, әмма кибеттән әйбер урлау турында беркем белән дә сөйләшмәячекмен”, ди.

Дөрес, журналистлар һәм язучылар арасында үзләрен төрле образларда чынлап торып сынап караучылар да юк түгел. Кемдер китап язу өчен төрмәдә утырып чыга, кемдер күпмедер вакыт сукбай булып йөреп ала. “Безнең гәҗит”нең баш мөхррире Илфат Фәйзрахманов эксперементлар кирәк, әмма һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш, ди.

“Без сукбайлардан җирәнеп китәбез. Мин үзем шул хәлгә төшеп, кешеләрнең карашын үземдә тоясым килде. Максатым – сукбайлыкка ничә адым һәм сукбайлыктан нормаль тормышка ничә адым икәнен белү иде. Сукбайлыкка бер адым да булмауны, ә сукбайлыктан чын тормышка кайтырга озын-озын чакрымнар һәм ул мөмкин эш түгел икәнен белдем”, ди Фәйзрахманов.

Әмма бу эксперимент өчен журналист алдан ук хәстәрен күргән. Эчке эшләр идарәсе белән дә килешкән. Ул-бу була күрмәсен дип артыннан бер милиция хезмәткәре озатып та йөргән.

Шулай ук алар террор шау-шуы тугач кешеләрнең уяулыгын да сынап караганнар. Целлофан капчыкка кәгазь тутырып, аны юл читенә куеп калдырып, читтән генә видеотасмага төшереп торганнар. “Әгәр шалтыратсалар килеп җитә күрмәсеннәр дип эчке эшләр министрлыгына хатлар яздык, кисәтеп куйдык”, ди Фәйзрахманов.

Журналистлар язганда үзләре кичерсен өчен төрле экспериментлардан куркырга ярамый, әмма аның да чикләре булырга тиеш, дип тә өстәде ул.

Татар укучысына билгеле шагыйрә, журналист Илсөяр Иксанова да әлеге кызның бу адымын хупламый. “Кеше күңеленнән хыялланырга да, әллә нинди образларга да керергә мөмкин. Ләкин безнең кабул ителгән гомум кешелек кагыйдәләре бар. Урлаша, иҗат дип кемнеңдер шәхси мәнфәгатьләренә авырлык китерә һәм дәрәҗәсен төшерә торган эшләр эшли икән, ул чагында, минемчә, моны аклап булмый. Ул чагында бик күп нәрсәне иҗатка кайтарып калдырып, хәтта җинаять юлына да басарга мөмкин булыр иде”, ди шагыйрә-журналист Илсөяр Иксанова.