Идел буе федераль университетында уку 2010 елда башлана

Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов Казан дәүләт университеты нигезендә оештырылучы яңа федераль университетка Русия бюджетыннан 3 миллиард сум бирелер дип өметләнүен белдерде.

Министр әйтүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев фәрманы нигезендә оештырылучы Идел буе федераль университеты Казан дәүләт университетына Татар дәүләт һуманитар-педагогик университетын, финанс-икътмсад институтын кушу нигезендә төзелер дип көтелә.

Архитектура-төзелеш университетын кушу мөмкинлеге дә карала.

Идел буе федераль университеты ректоры кем булачагы әле билгесез. Ул Русия президенты фәрманы белән билгеләнәчәк.

Яңа университетка студентлар кабул итү киләсе елдан башлана.