“Умырзая” егерме беренче сезонын ачты

Октябрь ае Омскида төрле мәдәни чараларга бай булды. Күптән түгел “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле “Алтын көз моңнары” дигән концерт программасы белән 21-нче сезонын ачып җибәрде.
Халык концертны яратып карады. Тамашачылар коллективта яшьләр күп булуын ассызыклады, башкаручыларның осталыклары артуын билгеләде.

Шулай ук октябрь аенда “Умырзая” ансамбле Омскиның читендә урнашкан Береговой бистәсе мәдәният йортында чыгыш ясады. Мәдәният йортының рус коллективы бергәләп куелган бу концертта татар җыр-биюләрен тамашачылар бик яратып, көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Концерттан соң рәхмәтләрен әйтеп, аерым концерт белән килүләрен дә сорадылар.

Бу көннәрдә генә “Умырзая” ансамбле Омскиның тарихи урынында – күптән түгел тергезелә башланган Омски ныгытмасында чыгыш ясады. Киләчәктә анда төрле милли коллективларның чыгышлары даими булачак. Моның өчен шартлар тудырылган – сәхнә эшләнеп куелган, шәһәрнең мәдәният департаменты аппаратура, транспорт белән тәэмин итә.

Чаралар ноябрь аенда да дәвам итәчәк. Ай башында Омски ныгытмасының күргәзмәләр комплексында татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен тасвирлаучы күргәзмә эшләячәк. Аны шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра.