Индонезия янында тагын көчле тетрәү булды

Индонезия хакимиятләре илнең көнчыгышына якын урында диңгез төбендә булган көчле җир тетрәүдән соң игълан ителгән цунами – диңгез ташкыны кисәтүен гамәлдән чыгарды.

Шимбә Индонезиянең Танимбар утрауларыннан 140 чакрымлап читтәрәк диңгез төбендә 7-нче дәрәҗәдәге җир тетрәү булды.

Узган айда Суматра утравының көнбатыш яры янында 7.6 дәрәҗәдәге тирбәлеш нәтиҗәсендә диңгез ташкыны 1100-дән артык кешене үтергән иде.