Кабулда демонстрациячеләр һавага ут ачып таратылды

Әфган полициясе чит ил хәрбиләренең Корьәнне мыскыллаулары турындагы хәбәрдән соң протест белдерергә җыелган халыкны һавага ут ачып таратты.

Меңнәрчә кеше узган атнада Мәйдан Вардак виләятендә чит ил хәрбиләре Көрьән китабын яндырган дип якшәмбе Кабулда бер сәгать чамасы юлны ябып торды.

АКШ һәм НАТО җитәкчелегендәге көчләр вәкиле бу хәбәр ялган, аны Талибан тараткан ди.