АвтоВАЗ яңа эш тәкъдим ителгәнче эштән кумаячак

АвтоВаз ширкәте, кыскартылырга тиешле хезмәткәрләргә яңа эш урыннары тәкъдим ителмичә, аларны эштән чыгармаячак, диде Русия хөкүмәте вице-премьеры Игорь Шувалов.

АвтоВаз үзенең хезмәткәрләренең өчтән бер өлешен кыскартырга җыена иде. Сүз 20 мең кеше турында бара.

Соңгы айларда машиналарны сату 38% кимегән, автомобиль җитештерү туктап торган иде.