Корбан Бердыев – “халык дошманы”?

“Рубин” такымы Барселонаны җиңгәннән соң, Бердыевны мактау сүзләре дөньякүләм яңгырый башлады. Туган иле Төркмәнстанда ул – “халык дошманы”на тиңләнә.
Казанның “Рубин”ы Европаның иң абруйлы такымын җиңүе барлык дөньякүләм мәгълүмат чараларында урын алды. Бердыев такымының җиңүенә күбесе ышанмагангамы, бу бик зур вакыйгага тиңләнде. Һәм “Рубин” баш тренерына котлаулар төрле яклардан агылды. Үзенең туган иленнән тыш.

Бердыев үзе туып үскән Төркмәнстанда җитәкчелек аның исемен дә басмаларда телгә алудан тыйды. Җирле массакүләм мәгълүмат чараларында хәзер “Рубин”ны исеме белән түгел, ә “Русия чемпионы” дип кенә язалар

"Рубин" исеме урынына - Русия чемпионы

Төркмәнстан халкы үзе Бердыевка элеккечә зур ихтирам белән карый. Һәм аның үз якташлары булуына горурлык белдерә. Хәтта аны Төркмәнстанга тренер итеп чакырырга кирәк диючеләр дә күп.

Президент хәтле президент чакырып...

Әмма рәсмиләрне халык фикере кызыксындырмый. Аларда Корбан Бердыев һәм ул җитәкләгән такымны сөймәү узган елдан дәвам итә.
Баксаң, “Рубин” җитәкчесен 2008 елның 14 октябрендә Ашгабадка зур “Олимпиа шәһәрчегенең” проекты белән таныштырырга чакырган булганнар. Русия премьер-лигасы уеннары бару сәбәпле, Бердыев эшен ташлап китә алмаган.

Төркмәнстан президенты Курбангули Бердымөһәммәдовның чакыруын кире кагу рәсмиләрдә зур канәгатьсезлек тудырган. Алар моны ил җитәкчесен хөрмәтсезләү дип кабул иткән. Һәм Бердыев шул көннән “халык дошманы”на тиңләнә башлаган.

Чикне узмаска

Бердыев үзе күп кенә дәгъваларга колак салмаска тырыша кебек. Ул журналистлар белән дә сирәк аралаша. Аны туган ягында халык дошманына тиңләүләре хакында да Бердыевның карашын белү мөмкин булмады.

Бу көннәрдә күп кенә мәгълүмат чаралары Корбан Бердыевка 10 меңлек штраф салынганы турында язып чыкты. “Ростов” такымы белән уйнаганда Бердыев техник зона чиген узып чыкканы әйтелә.