“Яңа дулкын” – яңа шигърият

23 октябрьдә Камал театрында яшь шагыйрь-шагыйрәләр яңа проект тәкъдим итте. Мондый кичәнең булганы юк иде әле диделәр.
XXI гасыр татар әдәбиятында үзләрен “Яңа буын” яки “Яңа дулкын” буларак таныткан яшь шагыйрьләрне дөньяны кабул итү, тирә-юньне бәяләүдәге охшашлык, тормыш тәҗрибәсе берләштерә, мөгаен. Иҗатлары әдәбият-сәнгать барышында үзенчәлекле, җете күренеш буларак, үзара аваздашлык тудыра.
Яшь шагыйрь-шагыйрәләрнең һәркайсы - мәңгелек темаларга мөрәҗәгать итеп яңа эчтәлек тудырган традицион һәм яңа формаларны берләштереп, үзенчәлекле иҗат методы формалаштырган шәхес. “Яңа дулкын” әдәби-музыкаль кичәнең төп геройлары тамашачыларда каз тәннәре чыгара алды, диделәр монда булганнар.

Шигырьләрен алар теләсә ничек чыгып түгел, ә билгеле бер тәртиптә, ниндидер символик сүзләр аша бәйләп бардылар. Шигъри кичәнең алдан сызылган сызым буенча баруы күпләргә ошаган. Чынлыкта исә бу “Яңа дулкын”ның Камал театры сәхнәсенә 3 нче тапкыр чыгуы иде. Әмма монсы үзенчәлекле булды.
Заманча шигъри кичәнең геройлары Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рүзәл Әхмәдиев һәм башка яшь студентлар иде. Тамашачыларга бигрәк тә Рүзәл Мөхәммәтшинның, Йолдыз, Эльвира, Резеда, Лилия Гыйбадуллина чыгышлары ошаган.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина: “Яңа дулкын”ның дәвамлы булуын телим”, диде. Шагыйрь Рәдиф Гаташ:

“ Шигъри стильләр, почерклар берләшкән шикелле, ниндидер бер фокуска җыелган. Образлар, сүрәтләр, сөйләм музыка белән бергә бара. Шуңа күрә бүгенге иҗади кичә мәдәният - сәнгать тарихында аерым бер якты бит булып калыр дип ышанам мин”, ди.
Егет-кызларга карата кискен фикерләр белән чыгучы язучы Туфан Миңнуллин иде. Яшь шагыйрьләрнең чыгыш азагында “Үлем” сүзе астында шигырь сөйләп өсләрендәге ак киемнәрен салу моңа сәбәп булды, ахры.

“Сез салган ак киемнәрне киеп без яшибез әле, дигән шигырь укыр идем. Без яшәргә тиеш, Феникс кош шикелле, безнең өстән хуҗа булырга тырышканнарның каберләре өстенә кунып, сайрый-сайрый яшәргә язсын!”диде Туфан Миңнуллин.
Әлеге “Яңа дулкын” әдәби музыкаль кичәсен заманча итеп оештырган кеше яшь драмматург Илгиз Зәйниев иде.

“Үзем театр кешесе буларак, спектакль кебек билгеле бер тәртипкә салып алып барырга карар кылдык. Әдәби кичәне бүлекләргә бүлдек һәм аларга исем бирдек, “Туу”, “Буйсынмау”, “Мәхәббәт”, “Адашу”, “Үлем”. Әлбәттә башка сүзләр белән дә атап булыр иде, ләкин без артык җәелмәскә булдык” диде Илгиз Зәйниев.