Украинада кизү һәм тын юллары ялкынсынудан 67 кеше үлде

Украинада кизү һәм вирустан сулыш юллары ялкынсыну сәбәпле үлгәннәр саны 67-гә җитте.

Сәламәтлек саклау министрлыгы әйтүенчә, авырулар саны 200 меңнән артып киткән.

Дүшәмбе көнне илнең барлык хастаханәләре вируска каршы Швейцариядән китерелгән дару белән тәэмин ителде.

Тамифлю даруы барлык авыруларга бушлай бирелә.