Әл Барадай Иранны атом килешүенә җавап бирергә чакыра

Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл Барадай Иранны Тәһранның атом програмына бәйле каршылыкны чишү турындагы Халыкара атом энергия идарәсе тәкъдименә тизрәк үз җавабын бирергә чакырды.

БМОның гомуми җыенында чыгыш ясап әл-Барадай бу тәкъдим халыкара җәмәгатьчелекне борчыган Иран атом програмына ышанычны торгызырга ярдам итәчәк диде.

Бу план Иран атом электр станцияләренә уранны читтә баетып кайтаруны күздә тота.

Иран аңа алдан әйтелгән вакытта үз җавабын бирмәде