Украинада дуңгыз кизүеннән 81 кеше үлде

Украинада дуңгыз кизүеннән үлгәннәр саны 81-гә җитте.

Илнең баш санитар табибы Александр Беловал әйтүенчә, рәсми рәвештә 450 мең кешенең яңа кизү белән авыруы теркәлгән.

Чәршәмбе Украинага Польшадан һуманитар ярдам китерелгән.

Яңа кизүгә каршы көрәштә ярдам итәргә Киевка Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре дә килде.

Русия белән Словакия Украина чикләре янында өстәмә санитар тикшерүләр кертте.