Техаста бер АКШ хәрбие 12 кешене үтерде

АКШның Техас штатындагы Форт Һуд хәрби ныгытмасында бер хәрби утлы коралдан ут ачып 13 кешене үтерде, 30-ны яралады.

Моңарчы АКШтагы хәрби ныгытмаларда бу кадәр канлы вакыйга булганы юк иде әле.

Хәрбиләр ут ачучыны атып яралаган.

Ут ачучы армия психиатры Нидал Мәлик Хәсән диелә.